Тантаналы рәвештә чыгарылыш

2021 елның 10 июле, шимбә

8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Бөгелмә районында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Артур Михайлович Гершиков катнашында яңа туган сабыйны тантаналы рәвештә өйләренә озату чарасы узды. Сабый 2021 елның 03 июлендә 01: 37 сәгатьтә Бөгелмә бала тудыру йортында дөньяга килгән. Ата-аналар баланы Сергей дип атаганнар. Ул гаиләдә икенче бала. Әнигә улының беренче хокук билгели торган документын – туу турында таныклык тапшырдылар.

Башкарма комитет җитәкчесе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге вәкилләре белән берлектә, бәхетле ата – ананы котлады һәм сабыйның әти-әниләренә тиешле бүләкләр һәм куркынычсыз юлның иң мөһим атрибутын – автолюлька бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International