Бүген, 8 июль-бөтен ил елның иң ихлас, иң изге, иң изге бәйрәме – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм иткән көнне, Казанның дүрт гаиләсе – озын гомерле гаилә өчен зур тантана узды. Казанның Васильченко исемендәге скверда узган бәйрәмгә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе каршында 50 һәм 60 ел бергә гомер иткән дүрт гаилә чакырылган иде.
«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале Россия Федерациясендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н үткәрү буенча оештыру комитеты тарафыннан гамәлгә куелган иҗтимагый бүләк булып тора. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале турындагы Нигезләмә буенча, 25 ел элек никахларын теркәгән, тормышларын үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корган, халык арасында гаилә учакларының ныклыгы белән дан казанган, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләүгә ирешкән Россия гражданнары бүләкләнә.
Гаилә-ул дәүләтнең нигезе, тормыш бишеге, аның ярдәмендә һәр кешенең какшамас ышанычы, өмете, үзара аңлашу һәм мәхәббәт бар. Гаиләдә без якын кешеләребезгә үз-үзебезнең бер өлешен бирәбез һәм эчкерсез хисләр һәм бөек омтылышлар дөньясын алабыз.
8 июль көнне Каенлык авылында яшәүче Гарипов Хафиз Харис улы һәм Әнисә Абдрахман кызына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Гариповлар бергә 50 ел гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның икесе игезәкләр.
08 июль көнне Рәсәй Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Татар Илек яр буенда «Гаилә-гомер чишмәсе» дип исемләнгән чара узды. Сарман муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районыбызның үрнәк гаиләләренең берсен Ашрафулла һәм Мөзәккирә Зариповларны «Алтын туй» көннәре белән тәбрикләде «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.
Балтач районында әле генә аваз салган 100нче сабый Сәид һәм аның әти-әнисе Айгиз белән Зөлфия Миннуллиннар гаиләсе ГХАТ бүлегендә бәйрәм кунаклары булып, Татар конгресының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Вакыйф Зәкиев тарафыннан тәбрикләүләр кабул иттеләр.
Июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә әгерҗелеләр – Илгиз Габбас улы һәм Зөлфия Мулланур кызы Ваһаповларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Алар районда бу бүләккә лаек булган ундүртенче пар.
8 июльдә Россия Федерациясендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә. Гасырлардан безгә килгән бу якты, рухи мәгънә белән баетылган бәйрәм гаилә парларының ныклыгын, никах институтының әһәмиятен, мәхәббәт, тугрылык, гаиләнең мәңгелек кыйммәтен символлаштыра.
Безнең Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Ныклы гаилә – уңышлы шәһәр!” бәйрәмендә “Мин тәкыя үрәм, яратканыма бүләк итәм” дип исемләнгән тәкыя үрү буенча мастер-класс үткәрелде.
Халык фольклор ансамбле башлап җибәргән "Гаилә капкалары" дип исемләнгән әйлән-бәйләнендә башта яңа өйләнешкән ирле-хатынлы, ә аннан соң ГХАТ идарәсе коллективы да бәйрәм кунаклары белән берлектә катнашты.