Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 75-нче бала теркәлде. Шиһаповлар гаиләсендә ике улдан соң көтеп алынган кызчык Мәликә районның өстәмә ярдәм чарасына ия булды. 5000 сумлык сертификатны Шиһаповлар гаиләсенә район башлыгы Анатолий Иванов тапшырды.
Әйтергә кирәк, Шиһаповлар быел алсу туйларын каршы алалар. 10 ел гаилә тормышы өчен алар зур дәирәләргә ирешкәннәр, тулы матур гаилә булганнар. Рамил дә, Гөлназ да хезмәт өлкәләрендә балалар белән эшли, районның иң актив һәм хөрмәтле яшь гаиләләренең берсе.