7-8 июльдә Чабаксар шәһәрендә «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2021» округ конкурсының финал этабы узды.
Чара 2013 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул гаиләнең уңай имиджын формалаштыруга, милли һәм гаилә традицияләрен саклауга, иҗади потенциалны үстерүгә юнәлдерелгән. Төрле елларда аны Пенза, Киров, Оренбург, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортостан һәм Мордовия кабул итте. 2021 елда фестиваль Чувашиядә узды.
Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә узган конкурсның сайлап алу этапларында 235 күп балалы гаилә катнашты, аларда 700дән артык бала тәрбияләнә. Финалга 14 гаилә чыкты. «Талантлар смотры» дүрт юнәлеш буенча узды: «Гаилә презентациясе», «Ирекле темага иҗади номер», «Мәдәни-танып белү конкурсы», «Үз төбәгең турында хикәя».
Татарстан Республикасыннан конкурста Яшел Үзән муниципаль районының Норлат авылыннан Миңнуллиннар – Латыйповлар тату гаиләсе катнашты, ул «Ата-ана даны» номинациясендә җиңүче булды. Рәисә Рәшитовнаны, Наил Рәшит улын һәм аларның искиткеч балаларын әлеге абруйлы иҗади мәйданчыкта искиткеч чыгышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга чын күңелдән яңа уңышлар телибез!