Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Бергә булу бәхете» дигән чаралар циклын бизәгән икенче пар – ирле-хатынлы Хаҗиевлар.
Гаилә, дулкынланучы диңгездәге гавань, төрле кайгылардан яклаучы иң ышанычлы, җан тынычлыгы бирүче өй кебек. Кайчандыр ир белән хатын бер-берсенә мәхәббәттә һәм тугры булуда ант бирделәр һәм бу көнгә хатле шул антка тугры булып калалар.
2021 нче елның 9 нчы июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Хаҗиевлар Мәгъсүм Габделхак улы һәм Махинур Габделфәрт кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярларның безнең никахлашу сарае ишегалдында барлыкка килүе матур һәм нәтиҗәле булды. Хаҗиевлар гаиләсе, лимузиннан чыгып, шунда ук, барысын да гадәти булмаган харизма белән таң калдырдылар.
Никахлашу Сарае белгечләре юбилярларга матур үрнәк, илһам һәм яктылык бүләк иткән өчен рәхмәт сүзләре язылган мактау актын тапшырдылар. Хаҗиевлар гаиләсе, 50 ел элек кебек үк, тугрылык билгесе итеп балдаклар алыштылар.
Традиция буенча юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.