2021 нче елның 9 нчы июлендә Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә бу елның беренче игезәкләрен теркәделәр. Рифнур һәм Гөлнара Мәхмүтовлар гаиләсендә икенче, өченче сабыйлары: кызлары дөньяга аваз салды. Бәхетле әти-әни кызларына Алинә һәм Гөлинә дип исем кушты.
Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхетдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйларга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.