2021 елның 8 июлендә Кама яр буе янә шәһәр чарасы өчен ачык мәйданчыкка әверелде. Әсхан Фәтхетдинов музее территориясендә “Нык гаилә – уңышлы шәһәр!” Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара булып узды.
8 июль – Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – уникаль, игелекле һәм рухи, ул өлкәннәр өчен генә түгел, ә шәһәрнең яшь яшәүчеләре өчен дә хөрмәтле бәйрәм.
7 нче июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Саба муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Хасанов Илнат Илшат улы һәм Башарова Алинә Виталий кызы, Ланков Алексей Федор улы һәм Леотьева Нина Александр кызы рәсми рәвештә язылыштылар. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләләрне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм эчкерсез мәхәббәт теләде.
Ел саен, 8 июльдә Россиянең мөһим бәйрәме – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Һәр кешенең тормышында эш һәм дуслар гына түгел, ныклы, тату гаилә дә булуы бик шәп. Гаилә-ул йорт. Гаилә-ул мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөргән дөнья. Бу шатлык һәм кайгы, алар барысы да бер. Бу гадәтләр һәм традицияләр. Ә һәр гаиләнең дәвамы, әлбәттә, балалар.
Әлеге уңайдан 7 июль көнне Олы Саурыш авылында 59 ел бергә гомер иткән Зилә һәм Хәлим Мөхәмәтгалиевларга бүләкләр һәм чәчәкләр белән беррәттән, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале дә тапшырылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Данил Таһир улы һәм Светланга Сергей кызы гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни кызларына Алиана һәм Аделина дигән исемнәр бирделәр.
11 нче гимназиянең мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда булдылар. Очрашуда балалар Петр 1 указыннан бүгенге көнгә кадәр Россия ГХАТ органнары тарихы турында белделәр.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә без «Бергә булу бәхете» дип аталган тулы бер чаралар комплексын әзерләдек, аңа никахлашу сараеның яшь парлары һәм кунаклары өчен «Февроньки: кемне яратам, шуңа бүләк итәм» дигән романтик акция, шәһәребезнең яшь вәкилләре өчен «Мәхәббәт могҗизасы» чарасы, ә бүген «Аерылышуга СТОП» акциясе старт ала.
2021 нче елның 6 июль көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Камалюковлар гаиләсен брилиант туй белән котладылар.
2021 елның 6 сентябрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1111 бала туу турында акт теркәлде. 30 июнь көнне Бережных Данила Эдуард улы һәм Наталья Александр кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Дана исеме кушылды.