Актаныш муниципаль районында югары дәрәҗәдә барлык район халкы катнашында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне үткәрелде

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

8 июль көнне Актаныш муниципаль районында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне  Актаныш район үзәгендә балдаклар төшкән яшь парлар аллеясында кичке 18 сәгатьтә барлык район халкы катнашында утте.

Бәйрәм тантанасын район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева алып барды. Кичәнең төп кунаклары Тубэн Яхшый авылында яшэуче Салахов Мирас Мэулэу улы хэм Салахова Зохрә Зайнулла кызы булдылар. Алар 1977 нче елнын 01 нче июнендэ гаилэ корып, урнэк гаилэ булып,  44 елдан артык тату гомер кичерэлэр. Зохрэ Зәйнулла кызы 38 ел  Югары Яхшый   фельдшер акушерлык пунктында намуслы хезмэтен куя. Хезмэтендэге унышлары очен район Башлыгынын Татарстан Республикасы сэамэтлек саклау министрлыгынын Рәхмәт хаталарына ия була. Гаилә Башлыгы Салахов Мирас Мәуләу улы 51 елдан артык туган авылында хезмәт куя, бугенге кондә Актаныш Агрофирмасынын баш агрономы. Хезмәтендәге унышлары өчен  Казаннын 1000 еллыгы Медаленә хэм Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына ия була. Бэхетле гаилэ 3 бала тэрбиялэп устерде.  Бугенге кондэ алар   оныкларының кадерле дәу әнисе, дәу әтисе. Әлеге парыбызга “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медален район Башкарма комитеты җитәкчесе И.И. Габдулхаев тапшырды.

Чарада 50, 60 ел бергә яшәгән парларыбызга район Башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Алар Шаемов Шайхиян Шаех улы Һәм Шаемова Хәлимэ Хәниф кызы - 60 ел Әҗмәт авылы, Зиннатуллин Фәрит Йосыф улы  Зиннатуллина Тәнзилә Сәлах кызы- 50 ел Тынламас ,Мофаздалов Мөхәррәм Мофаздал улы һәм Мофаздалова Хәмдия Фәузи кызы-50 ел Усы.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева районның 80 нче баласына тантаналы шартларда туу таныклыгы һәм Р.Н.Миннехановның котлау хатын, истәлек бүләген тапшырды.

Бәйрәм тантанасы район мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән бизәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International