2021 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган гаиләләр катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде.
Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина котлау сүзләрен барлык гаиләләргә әйтеп үтте һәм Әхмәтҗановлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды. Бәйрәмдә мәдәният хезмәкәрләре тарафыннан матур җырлар яңгырады.