8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Олы Тархан авылында яшәүче Гүзәл һәм Марат Хәмитовлар үзләренең никахларын теркәделәр. Хәмитовлар сүзләренчә, әлеге бәйрәм көнне теркәлгән никах озын гомерле һәм бәхетле була.