Мамадыш районында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру тантанасы узды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

8 нче июлендә узган «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» бәйрәмендә иң зур выкыйгаларның берсе медаль тапшыру тантанасы булды. Мамадыш районында әлеге медаль 15 гаиләгә тапшырылган инде. Быел исә бу югары бәягә Вилдановлар гаиләсе лаек булды.

Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Разин һәм Гүзәл Вилдановлар гаиләсе Мамадыш районың иң куркәм, иң үрнәк гаиләләренең берсе. Бүгенге көндә зур горурлыклары булган ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да үзләре кебек үк матур, тату яшиләр. 3 онык әби-бабаларын игътибарлары, яулаган үрләре белән сөендереп торалар. Әйтергә кирәк, Разин ага белән Гүзәл ханым гаиләсе быел 50-еллык гаилә бәйрәмнәрен – алтын туйларын каршы алды.

Разин Әхәт улы да, Гүзәл Җәмил кызы да иң күркәм һөнәрләр сайлаганнар. Гаилә башлыгы Татарстан республикасының лаеклы укытучысы. 58 ел стажы бар, бүгенге көндә дә актив тормыш рәвеше алып бара, спорт белән шогыльләнә, яшь буыен өчен тәрбия чаралары үткәрә.  Гүзәл апа 41 ел буена шәфкать туташы булып хезмәи итә. Район үзәк хастаханәсендә һәрчак  алдынгылар  рәтендә булган. Бүгенге көндә лаеклы ялда.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру миссиясен район башлыгы анатолий Иванов башкарды. Ул бәхетле әби-бабайга матур теләкләрен җиткерде, буләкләр тапшырды. Юбилярларны балалары һәм туганнары да җылы котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International