2021 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында Шакировлар гаиләсен өйләренә барып котладылар.
Шакиров Нургали Гаян улы һәм Хәтимә Мингали кызы 63 ел бергә гомер кичерәләр. Гаилә тормышының 63 елы-гаилә тормышында мөһим вакыйга, ул шул ук вакытта мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара аңлашуны саклап кала. Ирле-хатынлы Шакировлар да вакыт белән үзләренең мәхәббәтләрен һәм бер-берсенә тугрылыкларын исбатладылар.
Ирле-хатынлы алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Шакировлар гаиләсе-балалары, туганнары өчен генә түгел, бистә һәм район халкы өчен дә гаилә бәхете һәм иминлек үрнәге.
Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов Шакировлар гаиләсен котлады һәм "мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды.