Балык Бистәсе районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2021 елның 9 июле, җомга

2021 елның 8 июлендә Балык Бистәсе штп яр буенда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады.

Бәйрәмгә яшь гаиләләр чакырылган иде, алар бәйрәм алдыннан никахларын теркәделәр. Алар-Айдар һәм Ризәл Галиуллиннар, Инсаф һәм Гөлназ Мингалеевлар гаиләсе. Район башлыгы урынбасары яшь гаиләләрне бәйрәм белән котлады, аларга озын, бәхетле гаилә тормышы теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Хәкимуллиннар Айрат Альберт улы һәм Эльмира Габделбәр кызы, Заһидуллиннар Илнар Габделбәр улы һәм Лилия Гаптулла кызы гаиләсендә бик мөһим һәм матур вакыйга булды. Хәкимуллиннар гаиләсендә кызлары Рамина дөньяга килә, ә Заһидуллиннар гаиләсендә улы Дамир туа. Фирдания Гомәровна яшь ата-аналарны котлап, сабыйларга сәламәт һәм нык булып үсүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International