Балалар ГХАТ бүлегендә кунакта

2021 елның 9 июле, җомга

«Гаилә, мәхәббэт һәм тугрылык» көне уңаеннан Зәй районы ГХАТ бүлегендә «Уймак кыз» балалар бакчасы балаларына экскурсия үткәрелде. ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина балаларга ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге, анда төрле чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Балалар тантаналар залын карадылар.

Ә инде соңгы сүз итеп, балаларга, үз гаиләләренең тарихын онытмаска, аны белергә, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең кадерен аңларга икәнлеге турында әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International