2021 елның 10 июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, Татарстан Республикасында Туган теллэр һәм бердәмлек елында 500 пар үзенең гаилә берлеген теркәде, чара татар телендә үткәрелде.
ГХАТ Идарәсе белгечләре Фартдинов Рәмис Рәис улын һәм Шарифуллина Диана Нафисулла кызын никахлашу көне белән котладылар, шулай ук «Мирас» СК МАУ директоры Александр Николаевич Листков яшь парларга сертификатлар тапшырылды.
Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез. Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын. Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын. Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән. Күңел түрләрегез һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык — саулык, тик бәхет кенә алып килсен.