"Бергә булу – бәхет!” дип исемләнгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Гаилә – Түбән Кама горурлыгы" дигән яңа рубрика ачабыз.
Биредә без 2021 елның 8 июлендә Россия иҗтимагый бүләге – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән Түбән Кама гаиләләре турында сөйләячәкбез. Һәм безнең чараны ирле-хатынлы Шәрәповлар ачып җибәрәләр.
Владимир Михайлович һәм Нина Александровна 53 ел бергә гомер итүләрен, мәхәббәт, тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм бер-берең турында кайгырту – никахның нигезе икәнен расладылар.
1968 елның 27 июлендә Түбән Кама шәһәре ГХАТ бюросында алар "Комсомольская свадьба" уйныйлар. Туй зур колач алган һәм хәтта бу туйның фрагментлары 1968 елда комсомол-энтузиастлар турында Казан кинохроника студиясе режиссерлары төшергән "Звезды над Нижнекамском" фильмы кинопленкасына эләккән. Бу көннән аларның озын һәм бәхетле гаилә тормышы башлана да инде. Уңыш һәм аңа ирешү аларны гаилә тормышында гына түгел, һөнәри эшчәнлекләрендә дә озата бара.
Нина Александровнаның күп кенә Мактау грамоталары һәм "Хезмәт ветераны" исеме бар. Владимир Михайлович үзен җаваплы, тырыш һәм хезмәт сөючән хезмәткәр итеп танытты, һәм бу билгеләнмичә калмады. Ел саен ул карьера баскычыннан, гади эшчедән алып производствога әзерлек начальнигына кадәр бара. Владимир Михайлович шулай ук бик күп грамоталарга ия, аңа «Социалистик ярышларда җиңүче» билгесе бирелгән.
Дөньяда иң кадерле бүләк дип, ирле-хатынлы Шәрәповлар үзләренең балалары һәм оныклары дип саныйлар – кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Һәрвакыт аларга хезмәт сөючәнлек, тирә-юньдәгеләргә игелекле мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышалар. Бүген ике балалары да тормышка баскан, Түбән Кама шәһәрендә шәһәр төзүче предприятиеләрдә эшли, үз гаиләләре бар, әби-бабаларына өч онык бүләк иткәннәр.
Ирле-хатынлы Шәрәповлар хәзер лаеклы ялда, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр, оныклар тәрбияләүдә киңәшләр бирәләр. Нина Александровна һәм Владимир Михайлович аерылгысыз диярлек, хуҗалык буенча бергә эшлиләр, бергәләп ял итәләр, шәһәр тормышында актив катнашалар, гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән иҗтимагый чараларда катнашалар. Төп шөгыль – барысы да үз куллары белән ясалган бакча. Балачактан ук хезмәткә мәхәббәт киләсе буынга, балаларга уңышлы тапшырылган.
2021 елда ирле-хатынлы Шараповлар "Гаилә - Түбән Каманың горурлыгы" муниципаль конкурсында "Беренче төзүчеләр гаиләсе" номинациясендә җиңү яулаганнар. Нина Александровна һәм Владимир Михайлович үрнәкләре белән мәхәббәт һәм гаилә – кешелек тормышындагы аерылмас төшенчәләр һәм иң мөһим кыйммәтләр икәнлеген күрсәтәләр.