Аксубай районында тылсымлы саннар

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Еш кына булачак ир белән хатын шундый нечкәлеккә игътибар итәләр: киләсе мөһим вакыйганың көне, ае, елы гармонияле булсын дип.

Матур датаны гына түгел - 2021 елның 21 июлендә Якушкиннар гаиләсе үзләренең никахлашу көне итеп сайладылар. 2021 елда аларның нихахлары Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан теркәлгән 50 нче булды. Бүлек белгечләре бәхетле яшь парларны котладылар һәм аларга кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International