Йөклелек – ул шатлык һәм бәхет, ә тагын – яңа мәшәкатьләр. Әни булырга әзерләнгәндә, хатын-кыз еш кына медицина өлкәсендә генә түгел, социаль, юридик, психологик характердагы төрле сораулар белән очраша. Еш кына аларны мөстәкыйль рәвештә ачыклап булмый, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шул максат белән хатын-кызлар консультациясендә «Сонатал» Бала табуга әзерлек мәктәбендә ике атналык курслар уза.
2021 нче елның 16 нчы июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Закирова Гөлназ Илдус кызы булачак әниләргә бала тудыру йортыннан чыкканчы туу турында таныклык алу тәртибен аңлатты һәм тууны гражданлык актларына теркәү белән бәйле барлык сорауларга җавап бирде.