Тәтеш районында балаларны ничек атыйлар

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

Яңа туган сабыйга исем сайлау җиңел эш түгел. Кешенең исеме аның язмышына тәэсир итә.

Әгәр элек Елена, Ольга, Сергей, Алексей, Наталья һәм башка күп кенә гадәти исемнәр модада булса, хәзер ата-аналар үз балаларын гадәти булмаган исемнәр кушарга тырышалар.

Статистика буенча, Татарстан Республикасында үз балаларына ата-аналары кушкан иң сирәк исемнәр: Бажена, Агнеш, Сияна, Тамилла, Эльдан, Спартак, Фидель, Северина, Эсмеральда һ. б.

Тәтеш районында ата-аналар үз балаларына исем сайлаганда Лия, Риана, Стефания, Демьян, Савьян, Гайса һәм башка шундый исемнәргә тукталалар. Районда ел башыннан 54 бала туган, шуларның 24е малай һәм 30ы кыз. 12 әни күп балалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International