Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен «Бәхет исе» акциясе узды

2021 елның 24 июле, шимбә

Нәкъ менә ис буенча икенче яртысын табарга була дигән фикер бар. Ике кеше арасында бер мизгелдә ниндидер күзгә куренми торган элемтә билгеләнә, хисләр уяна. Чәчәкләр белән дә шулай. Һәр чәчәкнең үз кабатланмас исе бар. Әмма иң якыны, яраткан кеше бүләк иткән чәчәк.

         Флорист көнендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы булачак парлар өчен «Бәхет исе» дип исемләнгән романтик акция әзерләде. Яшь кешеләр үз тормышларындагы иң әһәмиятле көннәрнең берсендә үзләренең беренче композициясен иҗат иттеләр. Барлык парларның да мәхәббәт белән тулы кәрҗиннәре барлыкка килде. Безгә һәр парның бер-беребесенә ярдәм итеп тырышуларын күзәтү бик күңелле булды.  Мәңгелек мәхәббәт, аңлашу һәм гаилә бәхете телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International