Гадәттәгечә, һәр шимбә көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультацияләр үткәрелә.
Никахлашу тантанасын матур итеп һәм озак еллар истә калырлык итеп үткәрергә җентекле һәм үз вакытында әзерлек ярдәм итә. Сезнең никах зур тантана яки кечкенә генә бәрәм булуы мөһим түгел. Бу эштә сезгә Түбән Кама никахлашу сараеның тантаналар бүлеге белгечләре ярдәм итәчәк. Алар никах теркәүгә кагылышлы барлык сорауларга җавап бирәчәкләр һәм яшьләрне билгеләнгән көнне нәрсә көтүе турында сөйләячәкләр.