Лениногорск муниципаль районында "Алтын" юбилей

2021 елның 30 июле, җомга

 2021 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Михаил Яков улы белән Валентина Иван кызының “Алтын” туй тантанасы узды. Нәкъ 50 ел элек, 1971 нче елда 30 нчы июль көнне Куйбышев шәһәренең Киров ГХАТ бүлегендә Радаевлар гаиләсе үзләренең никахын рәсми рәвештә теркәгән. Шул көннән бирле күп вакыт узса да, күп нәрсә үзгәрсә дә, бер-береңә карата мәхәббәт, тугрылык һәм тирән хөрмәт, бу хисләрне гомер буе алып бара белү үзгәрмәгән. Әлбәттә, Радаевлар гаиләсе-барлык буыннар өчен дә үрнәк!

 Гореф-гадәт буенча юбилярлар Татарстан Республикасы Лениногорск районының мактаулы гаилә кенәгәсенә үз имзаларын куйдылар.

 Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе исеменнән юбилярларга Юбилей таныклыгы тапшырылды, нык сәламәтлек, озын гомер һәм якты мизгелләр теләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International