12 нче ноябрь көнне чираттагы дәрестә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова булачак әниләргә, бала тудыру йортыннан чыкканчы, сабый бала туу турында таныклык алу тәртибен аңлатты.
2011 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 пар үзләренең никахларын теркәделәр. Бу гаҗәеп көчле көн. 4 берәмлекне үз эченә алган дата елга бер генә тапкыр очрый. Ә 11.11.2021 көнендә – алар биш!
Элек- электән торт – яхшылык һәм тынычлык билгесе булып тора. Бу татлы бүләк безнең ГХАТ идарәсендә яшь парларны , кунакларны күп тапкырлар каршы алган. Ә менә буген торт ГХАТ булеге белгечләре белән Түбән Каманың гарип балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясендә кунакта булып кайтты.
Алар өчен Гаилә нигезләре дәресен Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко үткәрде. Балалар гаилә тормышында һәм кыйммәтләрендә гаиләнең аерым роле турында әңгәмәдә актив катнаштылар, үз гаиләләренең гореф-гадәтләре белән уртаклаштылар.
2021 елның 10 нчы ноябрендә, Абдуллиннар гаиләсенең Алтын юбилее тантанасында ГХАТ идарәсе белгечләре Солтангарей Билдан улы һәм Руминә Гибатдин кызына озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр, Мактаулы акт һәм истәлекле китаплар тапшырдылар. Зал алкышлары астында юбилярларның исемнәре Түбән Кама никахлашу Сараеның Мактау китабына кертелде
2021 елның 8 ноябрендә бездә кунакта 11 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары булды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова укучыларны ГХАТ органнары эшчәнлеге һәм тарихы белән таныштырды.
Ноябрь - никахлашу өчен шактый үзенчәлекле ай. Бу айда өйләнергә киңәш иткән халык сынамышлары да бар. Ноябрь аенда төзелгән никахта муллык һәм иминлек хөкем сөрә, ноябрьдә өйләнергә һичшиксез була. Иң мөһиме - ике йөрәкне кавыштыру өчен яраклы көнне сайлау. Яшь пар Хамитовлар Илнар һәм Зилә 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә гаилә корырга карар кылдылар.
2021 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Габдрахмановлар Риф Мирсәгыйт улы һәм Талия Мөгин кызы алтын туйларын билгеләп үтте. 1971 елның 5 ноябрендә яшь гаиләнең никахы теркәлде.
Көн саен ГХАТ органнары хезмәткәрләре дусларны яклау буенча зур эш алып баралар. 6 нчы ноябрьдә Татарстан Республикасы үзе һәм барлык халкы өчен мөһим көн – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтә.
2021 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Алтын» юбилярларны - Минәхтәм Мөхиббула улы һәм Тамара Лаврентий кызын котлау тантанасы узды. Моннан нәкъ 50 ел элек, 1971 нче елның 5 нче ноябрь көннендә Әхмәтшиннар гаилсәсе Татарстан АССР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә никахларын теркәгән.