ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең 1 нче курс студентлары булдылар.

 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә никахлашу сараен нәкъ менә бу көнне бизи башлау матур традициягә әверелде. Тылсымлы Яңарыш ишек алдын бизәүдән башланды, чөнки бу кунакларны каршы алучы һәм аларны тиешле эмоцияләр белән баетучы беренче урын. Якты гирляндалар, куе чыршы ботаклары, бантиклар һәм шарлар баскычка ямь һәм матурлык өстәде.

 

Бөтендөнья балалар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен «Түбән Кама балалар йорты»нда булды һәм тәрбияләнүчеләре өчен мавыктыргыч «Хокук яклау Квизы» үткәрделәр.


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 нче елның 17 нче ноябрендә Чистай ГХАТ бүлегендә 500 нче баланың тууы дәүләт теркәвенә алынды.

Мәктәпкәчә белем бирү Идарәсе белән уртак проект кысаларында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре «Гаилә белеме» дигән махсус спецкурсны тормышка ашыру буенча 15нче «Чулпан» балалар бакчасында булдылар.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 16 ноябрендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре тарафыннан 1900 бала туу турында акт теркәлде.


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

 Гаилә мәсьәләләрен ничек хәл итүне яхшырак белү өчен, педагог-гаилә белгече Барбакова Людмила Валерий кызы «Гаилә белеме» электив курсы буенча Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 37 нче күппрофильле лицейның 10 сыйныф укучылары белән «Гаилә типлары һәм төрләре» дигән темага дәрес үткәрде.


13
ноябрь, 2021 ел
шимбә

13нче  ноябрь көнне-  Бөтендөнья Яхшылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне , без сезгә бер гаҗәеп пар турында сөйләргә телибез. 12 нче  ноябрь  көнне Никахлашу сараенда үз мөнәсәбәтләрен теркәгән яшь парлар  Насыйров Айдар һәм Ирина шундый матур һәм якты көн алдыннан битараф калмадылар.

Бәйрәмнәрдән соң Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен традицион шимбә консультацияләре яңадан башланып китте. Бүгенге очрашу Бөтендөнья Игелек көненә туры килде.


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

Алексеевский районының ГХАТ бүлегендә бүген тантаналы рәвештә 100 пар, Юрий һәм Ольга Морозовлар никахлашты. Яшь парлар өчен бу көтелмәгән яңалык дулкынландыргыч мизгел булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International