ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2021 ел
җомга

2021 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Алтын» юбилярларны - Минәхтәм Мөхиббула улы һәм Тамара Лаврентий кызын котлау тантанасы узды. Моннан нәкъ 50 ел элек, 1971 нче елның 5 нче ноябрь көннендә Әхмәтшиннар гаилсәсе Татарстан АССР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә никахларын теркәгән.


4
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Ноябрь аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2021 елның 10 аена йомгак ясалды. 41 бала: 23 малай, 18 кыз туу теркәлде. Аларның 10 баласы гаиләдә беренче, 16 сабый - икенче, тагын 8 сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә җиде бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән.


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Бу бәйрәмнәрнең һәркайсы күпмилләтле Ватанга карата ватанпәрвәрлек һәм мәхәббәт идеяләрен берләштерә.


2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 2 ноябрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 15 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Елның унынчы ае Мамадыш төбәгенә 10 бала бүләк итте. Туган баланың - дүртесе кыз бала, алтысы малайлар.


1
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

10 ай эчендә Бөгелмә муниципаль районында 670 бала туган. 358 малай һәм 312 кыз районның яңа кешеләре булган.


31
октябрь, 2021 ел
якшәмбе

Мамадыш районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан бик күркәм «Гаилә фәне» проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында шәһәрнең барлык белем бирү учрежденияләре укучылары ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән таныша, гаилә институтын популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларда катнаша.


30
октябрь, 2021 ел
шимбә

Биектау районының Семиозерка авылында яшәүче Җиһаншиннар Нурхамад абый һәм Рауза апа 55 еллык гаилә бәйрәмен билгеләп үтәләр. Гаилә башлыгына-85, Рауза апага 84 яшь тула. Тату гаиләнең сере нидә, дигән сорауга Рауза ханым: «Бер-береңә хөрмәт белән!».

2021 елның 30 октябрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 1000 пар үзенең гаилә берлеген теркәде. ГХАТ Идарәсе белгечләре Тимергалеев Рифат Исмәгыйль улын һәм Ләйсән Ильяс кызын никахлашу көне белән котладылар.

Туй – ул гаять зур вакыйга, аның турында хатирәләр безнең хәтердә гомер буе саклана. Бу могҗизалы көннең һәр мизгелен ничек кулдан ычкындырмаска һәм истә калдырырга? Һәм, әлбәттә инде, никахлашу тантанасын артык ыгы-зыгысыз ничек үткәрергә? – дигән сораулар туа.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International