Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече балалар шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәгендә яңа туган әниләрне Әниләр көне белән котлады.

2021 елның 26 ноябре, җомга

Сабый туу һәр гаилә тормышында иң бәхетле һәм якты вакыйга! Әниләр көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең баш белгече Ирина Федосеева балалар шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәгендә урнашкан эш урынында барлык әниләрне әлеге җылы бәйрәм белән котлады һәм сабыйның иң мөһим документын – туу турында таныклыкны, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын һәм Түбән Кама ГХАТ идарәсе коллективы исеменнән котлау хатын тапшырды .

       Кадерле әниләр! Хәзер сезнең тормышыгызны көлүе һәм шатлыклы елмаюы белән җылытучы һәм яктыртучы сүнмәс кояш нурыгыз бар! Сезнең сабырлыгыгыз, фидакарьлегегез һәм хезмәтегез балаларыгызның кайгыртучанлыгы һәм рәхмәте белән кайтсын! Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм рухи тынычлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International