Район, шәһәр башкарма комитеты һәм Советында хезмәт итүче барлык аналар өчен бәйрәм иртәсе шулай матур башланып китте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова матур, җылы теләкләрен җиткергәннән соң чәчәкле исемле котлау хатларын, чәй күчтәнәче таратты.
Иң күп тапкыр әни булган Элвира Рафил кызына аерым истәлекле бүләк тапшырылды. Бүгенге көндә ул биш баласы өчен кадерле әни, ике оныгы өчен алыштыргысыз әби дә әле. Әйтергә кирәк, икътисад бүлегенең алыштыргысыз белгече булып, Элвира Низамова тормыш иптәше, әни һәм әби рольләрен башкаруда балансны югары дәрәҗәдә тота.
Сез буген кырык ананың иртәсен ямьлерәк, җылырак һәм нурлырак иттегез, - дип озатты хезмәттәшләр ГХАТ бүлеге коллективын.