Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары «Сонатал»исемле имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашу үткәрде

2021 елның 26 ноябре, җомга

Әниләр көне алдыннан ГХАТ идарәсе коллективы «Гаилә белеме» электив курсы буенча дәрес, «Ана йөрәге – мәхәббәт чыганагы» дигән мавыктыргыч тамаша, «Әни – безнең көзгебез» интуицион квесты, исем кушу тантанасы кебек чаралар әзерләгән иде.

 26 нчы ноябрь көнне бу чаралар циклы Имин бала табуга әзерлек мәктәбе «Сонатал»да үткәрелгә дәресе белән тулыланды. Тормышта иң зур бәхет – әни булу! Башлык урынбасары Гүзәл Сәгыйтова йөкле хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, игелек һәм иминлек теләде. Дәрес барышында Гүзәл Ислам кызы баланың туу турында таныклыкны рәсмиләштерү тәртибен, бала тудыру йортыннан чыкканчы, шулай ук туу турында таныклыкны никахлашу Сараенда тантаналы шартларда алырга мөмкин булуын искәртте. Булачак әниләр актив рәвештә сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар. Барлык хатын-кызларга да ана булу шатлыгын тоеп яшәүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International