Бала туу – ул бәхет һәм гадәти булмаган бүләк, ә игезәкләр туу – ата-аналар өчен икеләтә шатлык.
"Әни-беренче сүз, һәр язмышта иң мөһим сүз!” дип исемләнгән өикл чаралары кысасында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә әниләр көненә багышланган тантаналы чара булып узды.
Андрияновлар Андрей һәм Гөлназ гаиләсендә игезәкләр туды, аларга Ариана һәм Артем исемнәрен куштылар. Гөлназ, сабыйларның бәхетле әнисе, @nkzags тату коллективының бер өлеше булып тора. Ул 6 ел дәвамында шәһәребезнең бала тудыру йортында туган сабыйларга туу турында таныклыклар рәсмиләштерде. Ә 2021 елның 25 ноябрендә үзе бу искиткеч исем кушу тантанасында катнаша.
Тантаналы шартларда ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина яңа туган ата-аналарны шатлыклы вакыйга белән котлады. Аларга гаилә фотосессиясенә сертификат һәм нәфис букет бүләк итте.
Бәйрәмнең күп санлы кунаклары алдында Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре яшь әти - әниләргә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хаты, истәлекле китаплар һәм сабыйларның беренче документы - туу турында таныклык тапшырдылар.
Кечкенә сабыйларга актив рәвештә үсәргә һәм кызыксыну белән бу дөньяны танып белергә телибез. Балаларның тормышы якты төсләргә, кайгыртуга һәм бәхетле мизгелләргә бай булсын.