Арча районы халкы финалистлар өчен 4235 тавыш бирде. Җиңүчене бүләкләү 27 ноябрьдә «Нечкәбил» конкурсының финал көнендә булачак. Әниләр көненә багышланган финал бәйрәмендә Татарстанның 10 районы һәм Казан шәһәреннән 11 тату гаилә катнашачак. Алар арасында Арча районы исеменнән Антиповлар гаиләсе була.
Җиңүче гаиләне чын күңелебездән котлыйбыз һәм конкурста катнашканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.