Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

24 ноябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Бөгелмә шәһәренең 7нче гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне узды. Өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмәнең төп темасы – гаилә, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре иде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко балаларны бүлек эшчәнлеге, гражданлык хәле актларының төп төрләре һәм теркәү үзенчәлекләре белән таныштырды, укучылар кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International