ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Агымдагы елның ахыргы көннәре үтеп бара. Бар кеше дә тәмамланмаган эшләрен башкарырга тырыша, әмма арада Яңа елга кадәр яңа планнар корып, 2022 нче елга яңа адымнар белән атларга теләүчеләр дә бар.

2021 елның 28 декабрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 18 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Чатуров Олег Сергей улы һәм Татьяна Александр кызы, гаиләсендә булды. Яңа туган сабыйга Ярослав һәм Арина, исемнәре кушылды.

28 декабрьдә бөгелмәлеләр Николай Карнеевич һәм Тамара Кирилловна Коленченколар бриллиант юбилейларын билгеләп үттеләр. Менә 60 ел инде ир белән хатын тормыштан кулга-кул тотынышып, балалары һәм оныклары өчен үрнәк булып яшиләр.

Аксубай районы муниципаль хезмәткәрләре 2021 нче елның муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында районны лаеклы итеп күрсәттеләр. Анда спортның сигез төре буенча унсигез районы катнашты. Сынау нәтиҗәләре буенча Аксубай районы командасы өченче төркемдә алтынчы урынны алды һәм республиканың иң көчле командалары унлыгына керде.


27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Ел саен клиентарны һәм барлык үтеп баручыларны Мамадыш районы ГХАТ булеге хезмәткәрләре куллары белән ясалган матур кар сыннары каршы ала. Быелгы кар сыннары да куз явы алырлык булды.

Ел саен Яңа ел алдыннан ил күләмендә бик күркәм «Хыяллар чыршысы» акциясе уздырыла. Күп кенә балаларның хыяллары, теләкләре тормышка аша.


26
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

Декабрь салкыннарын бергә кичергән һәм бер-берсен яратып җылыткан парларның киләчәктә бөтен тормышы гармонияле булачак. Кышның беренче аенда төзелгән никах нык булачак дип элек-электән исәпләнә иде.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Дон-Урай авылында яшәүче Ранис һәм Эвелина Матвеевларны якынлашып килүче 2022 ел белән котладылар һәм аларга татлы бүләкләр тапшырдылар.


25
декабрь, 2021 ел
шимбә

25 декабрь көнне Бөгелмәнең ГХАТ бүлеге белгечләре булачак яшь парлар белән очрашуда, дулкынлануны ничек җиңәргә, мөһим моментларны кулдан ычкындырмаска һәм туй тантанасы вакытында ничек матур итеп күренергә кирәклеге турында сөйләделәр. Бер пар мисалында белгечләр теркәү тәртибен, тантаналар залында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм юридик аспектларны җентекләп сөйләделәр.

Шулай итеп, ГХАТ Идарәсендә бөтенесенә яратып өлгергән " Яңа ел үз куллар белән" акциясе үз нәтиҗәләрен чыгара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International