13 гыйнвар көнне Иске Яңа ел алдыннан «Ныклы гаилә» проекты һәм «Яңа ел – һәр йортка» Бөтенроссия акциясе кысаларында 2022 нче елда Сарман бала тудыру йортында туган сабыйларны: Солтан, Айсылу, Самир һәм Эльдарны котлау булды. Әлбәттә, һәр туган сабый гаилә өчен генә түгел, ә бөтен Сарман районы өчен дә зур шатлык. Күркәм һәм мөһим вакыйга белән район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, авыл җирлекләре Башлыклары котладылар. Сабыйларга, әти-әниләренә, якыннарына сәламәтлек һәм бәхетләр телибез.