«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе конференциясендә район Башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов чистайлыларга бүләкләр тапшырды.
Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегендә актив катнашканы, «Демография», «Ныклы гаилә» милли проектларын тормышка ашыруга юнәлтелгән бурычларны хәл итүдә нәтиҗәле ярдәм күрсәткәне өчен Чистай районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Динара Наил кызы Җәләлова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов билгеләп үткәнчә, 2021 ел бу юнәлештә эшләргә һәм вакыйгаларга бай булды, актив эш дәвам итәчәк.