ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2021 ел
җомга

Яңа ел алдыннан 2021 елның 31 декабрендә Әлмәт шәһәрендә Бабаевлар гаиләсе Виктор Николай улы һәм Вера Михаил кызы алтын туйларын билгеләп үтәләр.

Узып баручы 2021 елның соңгы көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 800нче бала теркәлде. Римир Дамир улы һәм Алсу Марсель кызы икенче тапкыр әти-әни булдылар, алар улларын Данис дип атадылар.


30
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә!

      Түбән Кама никахлашу сарае фойесында бәйрәм алдыннан  коллективы үзе өчен гадәти булмаган сюрприз тапты. Якты, матур бүләк тартмасы, ә анда Кыш бабайдан килгән телеграмма. Ул бүләкне яшергән икән, тик аны табарга хезмәткәрләр Яңа ел фильмнары мотивлары буенча мавыктыргыч QR-QUEST узарга тиеш.

Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Бер уйласан, Иске ел киченнән Яна ел таңына бер адым һәм менә шул бер адымда- эйтеп бетергесез ометләр белән тулы киләчәк.


29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Узып баручы 2021 елның соңгы көннәрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгы уңаеннан Туган Алинә һәм Алексей Омельченко гаиләсендә яңа туган сабыйга исем кушу тантанасы булып узды.

Салкын һәм кар булуга карамастан, кыш көне узучы туйлар үзләренең аерым бер үзенчәлегенә ия. Декабрь аенда узучы туй яшьләргә иминлек, бәхетле тормыш һәм күп кенә күңелле сюрпризлар алып килер дип санала.
Декабрь ае Бөгелмә районына 43 яңа гаилә бүләк итте. Шуларның 15е — милләтара. 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, никахлар саны бер ярым тапкырга арткан.

29 декабрь көнне Бөгелмә районы Кодаш авылында яшәүче Әкрам Минхан улы һәм Гөлсинә Ихсан кызы Мияссаровлар бергә гомер итүләренең алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Юбилярларны Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов котлады, ул гаиләгә Бөгелмә шәһәренең Мактау билгесен, район башлыгы Линар Закиров исеменнән Рәхмәт хаты һәм чәчәкләр тапшырды.

Баулы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары теркәлде. Бу салкын кояшлы көнне Ренат һәм Оксана Мәсгутовлар, Ильмир һәм Рәзилә Гафиятуллиннар гаиләләре туды. Бу көнне яшь парлар гаилә кору белән генә түгел, яңа ел белән дә котлаулар кабул иттеләр.

Кышкы туйларларда яңа ел кәефе, йомшак кар, бизәлгән чыршылар, яңа ел могҗизасын көтеп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International