2022 елның 17 гыйнварында Түбән Кама Никахлашу Сараена эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин килде.
ГХАТ Идарәсенең төп залында Рамил Хамзович хезмәткәрләр белән танышканнан соң, Бэлла Ивановна Махотинага Татарстан Республикасы идарәләре арасында алдынгы позицияләре һәм сыйфатлы эше өчен рәхмәт белдерде.
"Салынган традицияләрне саклап калу һәм аларны арттыру" - Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе коллектив алдына шундый бурыч куйды.
Визит ахырында ул яңа җитәкче Сагитова Гүзәлия Ислам кызын хезмәткәрләренә тәкъдим итте.