Чистай Никахлашу сараенда Смирновлар гаиләсен бриллиант юбилее белән котлыйлар

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

Чистай Никахлашу сараенда Смирновлар гаиләсен никахлашу юбилее белән котлыйлар. Яшь Валентина белән Александр алтмыш ел элек никахларын законлаштырганнар. "Бриллиант туе" - бу юбилейны шулай дип атыйлар.

Валентина Васильевна һәм Александр Васильевич тыйнак һәм җаваплы кешеләр, авыл хезмәтчәннәре, гомуми хезмәт стажы 85 ел тәшкил итә! Ир белән хатын шул ук сыйфатларны балаларына һәм оныкларына тәрбияләп үстерделәр. Гаиләдә өч лаеклы баһадир уллары, алты оныгы һәм дүрт оныкчыгы тәрбияләнгән. Нинди зур һәм тату гаилә!

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларны бәйрәмнәре белән котлады һәм юбилярларга нык сәламәтлек, иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International