Бүген Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре күп балалы Ананьевлар гаиләсен кызлары Полина туу белән котладылар.
Валерий Викторович белән Инна Викторовна хәзер алты бала үстерәләр!
Әтигә документлар һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар, зур һәм тату гаиләгә иминлек һәм чәчәк ату телибез!