2022 нче елның 15 нче гыйнварында Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2022 елның беренче парлары Рәзил Минсалих улы Нигъматов һәм Диләрә Сәүбән кызы Шакирова бу көнне үзләрен гаилә җепләре белән бәйләде. Саба муниципаль районы башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе М.Р. Кәримов, Саба районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы А.И. Шәйхетдинова яшь гаиләне котлап, гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, бәхетле киләчәк теләде.