Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа ел бәйрәмнәреннән соң булачак яшь парлар белән дәресләр яңадан башланып китте.
Белгечләре яшьләргә аңлаешлы рәвештә никах теркәү вакытында ГХАТ бүлегендә барган барлык оештыру мизгелләре турында сөйләделәр. Гашыйк парлар әңгәмәгә актив кушылдылар, сораулар бирделәр һәм, әлбәттә, оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен конструктив җаваплар һәм файдалы мәгълүмат алдылар.
Очрашу ахырында ГХАТ идарәсе белгечләре иреклеләр – кияү һәм кәләш ярдәмендә туй тантанасын тамаша кылдылар, барлык катнашучылар да дулкынландыргыч көн атмосферасына чумдылар.