2022 елның гыйнварында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре “Бриллиант юбилярларны”, Тимофеев Алексей Федор улы белән Фәүзия Нуриәхмәт кызын котлады. Моннан нәкъ 60 ел элек алар үзләренең никахларын Татарстан АССР Алабуга ГХАТ бүлегендә теркәгән.
Бу истәлекле көнне юбилярлар Почет китабына үз имзаларын куйдылар. Аларга юбилей таныклыгы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.