2022 нче елның 14 нче гыйнварында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Щепетковлар Юрий Дмитриевич һәм Надежда Дмитриевна бергә гомер итүләренең «алтын юбилее» белән котладылар.
Ирле-хатынлы Щепетковлар 50 ел инде мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр. Надежда Дмитриевна хат ташучы һөнәренә 40 елдан артык биргән, Юрий Дмитриевич Совхоз техникумында шофер булып эшли. Гомуми хезмәт стажы -85 ел.
Бик әйбәт яшәгәннәр, намуслы эшләгәннәр, матур балалар үстергәннәр, оныклар тәрбиялиләр.
Юбилярларны котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек телибез! Гаилә җылысы, якыннарың белән аралашудан шатлык телибез.