«Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов катнашында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының чираттагы утырышы узды.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова утырышта яшьләр арасында никах институтын саклау һәм пропагандалау буенча актуаль мәсьәләләр хакында чыгыш ясады.