14 гыйнвар көнне 2022 елда беренче тапкыр «Сонатал» бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашу булды.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова тууны дәүләт теркәвенә алу һәм ата булуны билгеләү тәртибе турында сөйләде.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый очрашудан соң туу турында документларны рәсмиләштерү мәсьәләләре катлаулы тоелмый, ул йөкле хатын-кызларның игътибарын тагын да актуальрәк сорауларга күчерергә мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, «Сонатал» мәктәбендә ике атналык курслар үткәрү дәресе җомга көнне 10.30 сәгатьтә хатын-кызлар консультациясенең конференц-залында уза.