Анастасия Евгеньевна һәм Илдар Хатыйб улы Шәйхетдиновлар гаиләсендә 10 минут аерма белән ике кыз бала – Амалия һәм Карина дөньяга килде. Парның кызы Надежда бар инде.
Сабыйларның беренче документлары – туу турында таныклыкларны, метрикалар һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әнигә бала тудыру йортында тапшырдылар һәм гаиләгә сәламәтлек, күп матур мизгелләр, гаилә бәхете һәм иминлек теләделәр.