ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2021 ел
шимбә

Яңа ел-чираттагы этап тәмамлану һәм башлану, нәтиҗәләр ясау һәм планнар төзү бәйрәме. Ә әлегә, яңа күп вәгъдә ителгән елга планнар төзи башлаганчы, узып баручы 2021 елга нәтиҗәләр ясарга вакыт бар.

      Никах теркәү тантанасы - һәр пар тормышында мөһим вакыйга. Ул тантана сәбәпчеләренә һәм кунакларга яхшы яктан гына истә калсын өчен, тантананың тәфсилләрен алдан ук уйларга Һәм ГХАТ хезмәткәрләренең барлык нечкәлекләрен ачыкларга кирәк. Шуңа күрә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә берничә ел дәвамында булачак парлар өчен атналык консультацияләр уза.


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта. Нәкъ менә шушындый көнне, Сафия һәм Самина тормышындагы беренче документны аларның әтиләре, Нурлат шәһәрендә яшәүче Илназ Габбас улы Сатдаров алды.

Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге сәхифәсендә aksubaevo_zags «Без өйләнештек ...» проектында 2021 елда егермедән артык пар котлаулар кабул итте.


23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарман авылында яшәүче Альберт һәм Венера Әлмөхәммәтовлар алтын туйларын билгеләп үтәләр. «Ныклы гаилә» проекты кысаларында юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады һәм муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

“Трамвайдагы очраклы күрешү – язмыш кушуы булды”, диләр Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегендә алтын туйларын гөрләткән Рахимзяновлар гаиләсе. Әле дә бер-берсенә гашыйк Фәрит ага белән Альбина ханым Мамадыш районы Дүсмәт авылы җирлегендә гомер итәләр.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Муслим һәм Салима Юсыповлар гаиләсе бергә торуларына 50 еллыкларын билгеләп үтәләр. Аларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Гүзәлия Фахертдинова котладылар. Юсыповлар 3 бала-2 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүген аларны 6 оныклары шатландырып яшиләр.

2021 елның 22 декабрендә берләшмә җитәкчесе Әхмәтҗанова Фирдания Гумаровна рәислегендә Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар утырышы булды.

Кыш – теләкләрнең тормышка ашу вакыты һәм Яңа ел бүләкләре белән бәйле иң тылсымлы вакыт. Яңа ел могҗизасын көтү балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә зур дулкынлану уята. Бу вакытта һәркем бераз тылсымчы булып, кемнеңдер хыялын тормышка ашырырга омтыла. Баланың хыялы булса, хыялны тормышка ашыру икеләтә күңелле.


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

21.12.2021 - Яр Чаллыдан Николай Петрович һәм Людмила Константиновна Высоцкийлар гаиләсе өчен бу көн әһәмиятле.

Нәкъ менә 21 декабрьдә яшь солдат Николай, үзенең туган көнендә, классташы Людмиланың кулын сорады!

Үз хыялыңа ышанырга һәм шул вакытта, һичшиксез, тормышка ашачак. Яр Чаллы шәһәреннән Иделгариевлар гаиләсе әнә шундый нәтиҗә ясый. Парның ике сөйкемле кызлары дөньяга туды - Милана һәм Полина. Әни белән кыз-балалар үзләрен бик шәп хис итә, ә әтиләре бик бәхетле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International