Чистай ГХАТ бүлеге Фазуловлар гаиләсен котлый алтын юбилей белән

2022 елның 8 гыйнвары, шимбә

Чистай Никахлашу сараенда үзенчәлекле сценарий буенча үзләренең туган телләрендә «алтын» юбилярлар Фазуловлар Алмаз Морат улы һәм Рәмзия Габделхак кызы котлаулар кабул иттеләр.Алар өчен бүген скрипка һәм фортепиано аккомпанементы астында тере татар җырлары яңгырады.

Алмаз Морат улы һәм Рәмзия Габделхак кызы-Чистай районының Мөслим авылында хезмәт куючылар. Фазуловлар гаиләсе, туган җиренең чәчәк атуына күп көч биреп, Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы үсешенә бетергесез өлеш керттеләр.

Нәкъ 50 ел элек алар гаилә берлеген ныгытып, шатлыкта да кайгыда да «кулга кул тотынып» тормыш юлыннан баралар. Алмаз Морат улы һәм Рәмзия Габделхак кызы өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты онык тәрбияләүдә катнашалар. Чистай Никахлашу сарае традициясе буенча, ирле-хатынлы итеп игълан ителгән минутларны искә төшерделәр. Юбилярлар өчен тагын Мендельсон маршы яңгырады. Алар юбилярлар истәлекле китабына кул куйдылар.

Бу көнне аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Юбилярларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова, Чистай муниципаль районы Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Лилия Нургаяз кызы Абзалова, "Бердәм Россия" партиясенең җитәкчесе Наилә Ильяс кызы Хәйдәрова, Чистай муниципаль районы Мөслим авыл җирлеге башлыгы Ландыш Зариф кызы Хәбибуллина, туганнары һәм якыннары котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International