Мамадыш ГХАТ бүлегендә 2022 елның беренче парын теркәделәр

2022 елның 9 гыйнвары, якшәмбе

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 8 нче гыйнвар көнне яңа 2022 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2022 нче елга беренче булып гариза тапшырган һәм актлар китабында 1 нче номер астында теркәлгән Вадим һәм Мария Захаровлар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын күнелдэн уртаклашты, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук елның беренче пары булу – зур җаваплылык йөкләвен, Вадим белән Марияның киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте. 

Шулай ук Ландыш Әлфәт кызы район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән истәлекле бүләк - электрик коймак тәбәсе тапшырды, Марияның уңган хуҗабикә булуында шикләнмәвен искәртте.

Шулай ук бу көнне дәүләт каршында Алсу һәм Раиф Имамутдиновлар никахларын теркәде. Алар өчен дә Яңа 2022 ел яңа һәм парлы тормыш юлы башлангычы булып истә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International