2022 елда Аксубай бала тудыру йортында дөньяга килгән беренче сабый-Мария исемле кыз. Ул 6 гыйнварда туган. Аның авырлыгы 2952 гр. тәшкил итә, буе 50 см. Машенька Матвеевлар гаиләсендә дүртенче бала. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре күп балалы гаиләне бу шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котладылар.