Саба районында 2022 елның беренче баласын теркәделәр

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

2022 нче елның 10 нчы гыйнварында Район үзәк шифаханәсенең бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә тәүге сабыйны өенә озаттылар. Бу шатлыклы мизгелләрне Байлар Сабасыннан Миннегуловлар гаиләсе кичерде. Рүзәл һәм Гүзәлнең нәни уллары 5 нче гыйнвар көнне туа. Аңа “Кәрим” дип исем кушалар. Саба муниципаль районы башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе Марат Кәримов, Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шәйхетдинова Миннегуловларны котлап гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, ә сабыйга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International